3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп мин Шаршада ФАПы фельдшеры Ахметшина Гөлфия мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйлэренә бардым.

6 декабря 2023 г., среда

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп мин Шаршада ФАПы фельдшеры Ахметшина Гөлфия мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйлэренә бардым.
Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә (йолага) керде. 
Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта.  Өйләреннән чыга алмаучылар янына  барып кан басымын үлчәү ,сатурациясын карау,профилактик күзәтү ясау,йөрәк эшчәнлеге тикшерүләрен уздырдым
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International