Әгерҗедә медицина хезмәткәрләре “Гипертония” акциясе уздырдылар

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда поликлиниканың медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәрләре Анна Третьякова һәм Лидия Нуриева әгерҗелеләрнең кан басымын үлчәделәр.

Кан басымы күпләрнең югары булып чыкты. Ныгытып тикшеренергә, авыруның стадиясен ачыкларга һәм кичкмәстән дәвалана башлау өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге әйтелде.

Акцияне оештыручылар тагын бер кат үз сәламәтлегеңне сакларга, даими рәвештә табибларга күренеп торырга кирәклеге турында искәрттеләр.

Белгечләр тәмәке тартмаска, дөрес тукланырга, мөмкин булганча стрессларга бирелмәскә дигән киңәшләрен дә җиткерделәр.

Шәфкать туташлары “Үз-үзеңне контрольдә тоту көндәлеге”, “Өлкән яшьтәге кешеләрнең туклануы” брошюраларын да тараттылар.

Теләгән кешеләр өчен үз авырлыкларын үлчәү өчен мөмкинлекләр  булдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International